news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Казан мэры вазифасына кандидатларны сайлап алу комиссиясен раслады

Рөстәм Миңнеханов Казан мэры вазифасына кандидатларны сайлап алу комиссиясен раслады
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан мэры вазифасына кандидатуралар турындагы тәкъдимнәрне алдан карау комиссиясен булдыру турында указ имзалады.

Указ нигезендә, комиссия эше турында нигезләмә һәм аның составы расланган. Комиссия Казан башлыгы вазифасына дәгъва кылучы кандидатлар буенча тәкъдимнәрне карау белән шөгыльләнәчәк.

Комиссия составы:

  • Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе, комиссия рәисе Әсгать Сәфәров;
  • Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин;
  • Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Рәисенең территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы, комиссия секретаре Илнур Гарипов;
  • Татарстан Республикасы Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов;
  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов;
  • Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов (килешү буенча);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина (килешү буенча).

Указ имзаланган көннән үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot