news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казан Кремлендә Татарстанның иң яхшы гаиләләрен кабул итте

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен кабул иттеләр. Чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырылды.

Кунакларга мөрәҗәгать итеп, республика җитәкчесе чарада катнашучыларның илебез гражданнарын тәрбияләү өчен лаеклы үрнәк булуын билгеләп үтте.

«Безнең республикада дистәләгән мең матур һәм тату гаилә яши, бу — күпбалалы гаиләләр, тәрбиягә алучы гаиләләр, хезмәт династияләре. Күп парлар алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үткән. Сез ата-ана булуның матур һәм җаваплы хезмәтен — искиткеч балалар тәрбияләүне үз өстегезгә алгансыз. Безнең бурыч — зур ныклы гаиләләрнең традицион гаилә кыйммәтләрен һәм уңай тормыш тәҗрибәсен күрсәтү», — дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Ул Татарстанда 2023 нче елның Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булуын, ә Россия буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителүен искәртте. Нәкъ менә гаилә әгъзалары баланы милли мәдәни традицияләр, кыйммәтләр, тел белән таныштыра, ә укытучылар алган белемнәрен киңәйтә һәм тулыландыра.

Шулай ук Татарстан Рәисе «Ата-ана даны» орден медале белән Лениногорск районыннан дүрт бала тәрбияләүче Гыйлмурадовлар гаиләсен бүләкләде. Шулай ук, гаиләләрендә дүрт һәм биш бала тәрбияләнүче Түбән Кама районыннан Айдар Фәретдинов һәм Гөлназ Гыйләҗева, Казаннан Рөстәм Әхмәдишин һәм Гөлнар Фазлыева билгеләп үтелде.

Татарстан Дәүләт бүләге — «Ата-ана батырлыгы» медале белән 13 бала тәрбияләүче Елизаровлар һәм 10 балалы Ермолаевлар гаиләләре бүләкләнде. Әлеге күпбалалы гаиләләр Яшел Үзән һәм Чистай районнарында яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100