news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казан гарнизон хәрби суды рәисе белән кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казан гарнизон хәрби судының яңа рәисе Алексей Новиковны тәкъдим иттеләр. Яклар республика җитәкчесенең ТР Министрлар Кабинетындагы эш бүлмәсендә очрашты.

Искәртеп узабыз, Новиков рәис вазифасына Россия Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнде. 4 октябрьдә аңа Казан гарнизон хәрби судында шул хакта таныклык тапшырдылар.

Новиков элегрәк Мәскәү өлкәсенең Одинцово гарнизон хәрби суды рәисе урынбасары вазифасын биләде. Аның судьялык стажы – 10 ел.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов яңа рәис белән алдагы хезмәттәшлек һәм уртак актуаль бурычларны хәл итү мәсьәләләре хакында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot