news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Kazan Digital Week»ны әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты

Миңнеханов «Kazan Digital Week»ны әзерләү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны видеоконференция режимында РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры, оештыру комитеты рәисе Максут Шадаев үткәрде.

Элегрәк халыкара форумны үткәрү вакытын күчерү турында карар кабул ителгән иде. Быел ул 29-31 октябрь көннәрендә узачак.

«Без үз өстебезгә шундый җаваплылыкны алдык – эшлекле программаның күләме, катнашучылар саны, фикер алышуларның тирәнлеге һәм темалар буенча. Һәм ел саен без шул рәвешле алга барабыз», - дип өстәде ул.

Татарстан Рәисе шулай ук үткәрү срокларын күчерү – форумга әзерләнүгә өстәмә вакыт, дип белдерде.

«Пленар сессия уздыру, эчтәлек, эре компанияләр катнашу өлешендә кирәк булганның барысы да эшләнәчәк. Без үз ягыбыздан мөмкин кадәр күбрәк кушылырга әзер», – диде ул.

Моннан тыш, Татарстан лидеры Россия цифрлы үсеш министрына ил өчен мөһим булган әлеге проектны аңлавы һәм аңа ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot