Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казан дары заводы хезмәткәрләре мемориалына чәчәкләр салды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 238 еллыгын билгеләп үтүче Казан дәүләт дары заводында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика башлыгы предприятиенең Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган хезмәткәрләре истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.
Сугыш чорында заводның 2 меңнән артык хезмәткәре фронтка киткән, аларның күбесе кире әйләнеп кайтмаган. Заводның сигез хезмәткәре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Бөек Ватан сугышы елларында Казан дары заводы фронтка дары җибәрүче төп предприятиеләрнең берсе булган. Предприятие базасында Махсус техник бюрода (ОТБ-40 НКВД) БМ-13 «Катюша» җайланмасы реактив снарядлары өчен дары уйлап табылган. Сугыш елларында завод фронтка артиллерия, авиация кораллары һәм винтовка патроннары өчен барлыгы 4 миллиардтан артык, шул исәптән «Катюша»лар өчен якынча 1 миллион заряд җибәргән.
1985 елда предприятие I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз