news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казан циркында «Мирас» спектаклен карады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан циркында барган «Мирас» милли татар спектаклен «үз күзләре белән күрергә булган». Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Telegram-каналында язган.

Галимова хәбәр иткәнчә, бу җәйдә спектакльне 102 меңнән артык кеше караган. «Цирк сәнгате осталары башкаруында татар халкының мәдәнияте тамашачыларда зур соклану уята», - дип ассызыклаган ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot