Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Казан авиация заводын техник яктан яңадан җиһазландыру хакында фикер алышты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков белән очрашты. Чарада Казан авиация заводын алга таба модернизацияләү һәм техник яктан яңадан җиһазландыру хакында фикер алыштылар. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яклар Казан авиация заводын алга таба модернизацияләү мәсьәләләре һәм предприятиене техник яктан яңадан җиһазландыру темплары, шулай ук кайбер перспективалы проектлар буенча хезмәттәшлек итү хакында фикер алыштылар», - диелә хәбәрдә.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган чарада шулай ук С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры Николай Савицких һәм республика Президентының ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз