Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Казан аэропортының яңа терминалы 2026 елда эшли башларга тиеш
Тукай исемендәге Казан халыкара аэропортында елына 6 миллион пассажирга хезмәт күрсәтә алачак яңа терминалны төзү эше дәвам итә. Эшләр 2026 елда төгәлләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасы белән мөрәҗәгать иткәндә белдерде.
«Тукай исемендәге халыкара аэропортта 6 миллион пассажирга исәпләнгән яңа терминалны төзү дәвам итә. Без бу эшләрне 2026 елда төгәлләргә тиеш», - диде ул.
Моннан тыш, Миңнеханов Бегишево аэропортындагы очып китү полосасын реконструкцияләү мәсьәләсен аерым контрольдә тотарга кушты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз