news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казан аэропортында Россия вице-премьеры Виктория Абрамченконы каршы алды

Татарстанга эш сәфәре белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко килде. Кунакны «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Республикада Виктория Абрамченко Казанның биологик чистарту корылмаларында, Казан чүп яндыру заводы төзелеш мәйданчыгында булачак, рекультивацияләнгән «Самосырово» полигонында башкарылган эшләр белән танышачак.

Моннан тыш, Кабан күле яр буйларын караганда Виктория Абрамченкога республика иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда чистарту корылмалары темасына Россия Президенты Владимир Путин 2020 елда Татарстан Рәисе белән онлайн очрашу вакытында фикер алышты. Әңгәмә барышында дәүләт башлыгы бу мәсьәләдә, шул исәптән тиешле милли проект кысаларында да, федераль органнарның ярдәм күрсәтергә әзер булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot