news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Катар мәдәният министры белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Катар мәдәният министры Абдулрахман бен Хамад әл Тани белән очрашты. Очрашуда мәдәни, гуманитар һәм сәүдә-икътисади элемтәләрне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар. Сөйләшүләр Казан Кремленең Губернатор сараенда узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия һәм Катар мөнәсәбәтләре берничә юнәлеш буенча үсә, ә Татарстан киләчәктә Якын Көнчыгыш дәүләте белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели.

Очрашуда ислам илләре белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелде. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан ислам банкингын гамәлгә кертү буенча сынау проектында катнаша һәм хәләл индустрияне үстерә. Узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың тышкы сәүдәсендә Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы дәүләтләренең өлеше якынча 50 процент тәшкил итте.

Татарстан Рәисе шулай ук Катар белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү потенциалын күрсәтте һәм республиканың сәнәгать мөмкинлекләре турында сөйләде.

Мәдәният өлкәсендә яклар уртак күргәзмәләр һәм музей проектлары уздыру, кино җитештерүдә хезмәттәшлек итү һәм әдәбиятны гарәп теленә тәрҗемә итү турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2028 елда Катарда Халыкара китап ярминкәсендә катнашуы белән кызыксынуын белдерде.

Шулай ук ул искәрткәнчә, агымдагы елның февралендә Дохада Катарда Россия мәдәнияте көннәре узды, алар кысаларында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» ел программасын һәм республиканың мәдәни потенциалын тәкъдим иттеләр.

Абдулрахман бен Хамад әл Тани Татарстан җитәкчелегенә кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде һәм мәдәни багланышларны үстерү белән кызыксынуын раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot