news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «КАМАЗ»ның яңа спорт машиналарын сынаган вакытта төшерелгән фотоларны күрсәтте

Миңнеханов «КАМАЗ»ның яңа спорт машиналарын сынаган вакытта төшерелгән фотоларны күрсәтте
ТР Президенты Телеграм-каналыннан

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында «КАМАЗ-мастер» командасы спортчылары һәм җитәкчелеге белән очрашуда төшерелгән фотолар белән уртаклашты. Ул шулай ук Чаллы полигонында яңартылган спорт машиналарын сынаган вакытта төшерелгән фотоларны да күрсәтте.

«Сикереп карадым!» - дип язган республика Президенты фото астына. Әлеге фотода спорт машиналары түмгәктән сикереп үтә. ТР Президентының 1996 һәм 2022 еллардагы чыгарылыш командасы йөк машиналарында йөреп каравы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot