news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» — дөньяда әйдәп баручы автоспорт командасы

Миңнеханов: «КАМАЗ-мастер» — дөньяда әйдәп баручы автоспорт командасы
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Чаллыга эш сәфәре барышында «КАМАЗ-мастер» командасының 35 еллыгы уңаеннан тантаналарда катнаша. Ул автоузышчыларны үзенең Telegram-каналында да котлаган.

«КАМАЗ-мастер» командасына — 35 яшь! Безнең узышчылар 19 тапкыр иң дәрәҗәле «Дакар» ралли-рейдында триумф яулады. Бу җиңүләр аркасында «КАМАЗ» автомобильләре ышанычлылыгы белән дан тота һәм аларны бөтен дөньяда таныйлар», — дип язды республика җитәкчесе.

«Һичшиксез, «КАМАЗ-мастер» дөньяда алдынгы автоспорт командасы булып тора», — дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе команданың киләчәктә дә татарстанлыларны үзенең көчле чыгышлары һәм зур җиңүләре белән сөендерәчәгенә ышаныч белдергән һәм Чаллыда узган бәйрәм чарасында чыгыш ясаган фотосын урнаштырган.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин даими рәвештә җитештерү куәтен яңартуы һәм базарга яңа продуктлар чыгаруы өчен «КАМАЗ» гаммәви акционерлык җәмгыятенә рәхмәт белдергән иде. Ул чакта ил җитәкчесе җәмәгать транспорты паркын яңарту өчен төбәкләргә техника тапшыруга багышланган чарада видеоэлемтә аша катнашты.

«Мин сезнең артта кешеләр торганын күрәм, бу эшләр аларның куллары белән башкарылган. Чөнки сез боларны иске базада эшләмисез, ә даими рәвештә җитештерү куәтләрен һәм яңа продуктларны базарга чыгарасыз, моның өчен аерым рәхмәт сүзләре. Менә бу бик яхшы. Зур рәхмәт», — дип билгеләп үткән иде дәүләт башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100