Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Камал театрының яңа бинасы турында: Сыйфат барыннан да өстен булырга тиеш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелеше барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар озата йөрде. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Башта Рөстәм Миңнехановка театр бинасы янындагы территорияне төзекләндерү турында сөйләделәр. Карау барышында аңлатмаларны «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина биреп барды. Театр янында яр буе белән парк мохите барлыкка килә. Бу театрга әйләнә-тирә мохит белән үзара эш итү өчен яңа сценарийлар һәм форматлар ачачак.
Театр тирәсендәге территория төрле функциональ зоналарга бүленгән. Бина каршында зур булмаган театр мәйданчыгы урнашкан. Ачык мәйдан Һади Такташ һәм Назарбаев урамнары киселешеннән алып туп-туры театр ишегенә кадәр алып барачак.
Яр буена таба театр бакчасы урнашачак. Аның аша туп-туры су янына чыгарга мөмкин була. Бакчада 170 метр озынлыктагы махсус сукмак салынган. Биредә төрле мәйданчыклар булдырылачак. Су ягыннан театр буйлап «тамашачы» зоналары урнашачак. Биредә үк театр труппалары урам чыгышлары һәм башка форматтагы вакыйгалар өчен билгеләнгән ачык театр сәхнәсе була. Шулай ук театр яны территориясендә балалар өчен мәйданчык барлыкка килә.
Аннары Татарстан Рәисе театр комплексының әзерлеген бәяләде. Бинада берничә зал, креатив-белем бирү лабораторияләре, җәмәгать зонасы, шулай ук репетиция бүлмәләре һәм административ бүлмәләр каралган. Бүгенге көндә биредә бизәү эшләре дәвам итә, залларда җиһазлар урнаштырыла. Театр бүлмәләрен бизәгәндә татар мәдәнияте өчен традицион образлар кулланыла.
Төзүчеләр белән сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов сроклар артыннан кумаска, башкарылган эшләрнең сыйфатына игътибар бирергә чакырды. «Бу безнең шәһәр өчен әһәмиятле объект. Шуңа күрә сыйфат барыннан да өстен булырга тиеш!» - дип ассызыклады Рәис.
Камал театрының яңа бинасын төзү Һади Такташ һәм Нурсолтан Назарбаев урамнары арасындагы кварталны комплекслы төзекләндерүгә этәргеч булды. 2024 елда биредә «Безнең ишегалды» программасы буенча 20 ишегалды төзекләндерелде. Төзелеш эшләре барышында җәяүлеләр өчен зоналар зурайтылды, яктырту яхшыртылды, яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылды, шулай ук төп объектларга – балалар бакчаларына, мәктәпләргә һәм җәмәгать транспорты тукталышларына уңайлы маршрутлар булдырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз