news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Камал театрында Мәскәү сәнгать театры спектаклен карады

Миңнеханов Камал театрында Мәскәү сәнгать театры спектаклен карады
Фото: kzn.ru

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Казанда гастрольдә булган Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры спектаклендә булды. Алар «Жил. Был. Дом.» спектаклен Галиәсгар Камал исемендәге театр сәхнәсендә күрсәтте, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Александр Цыпкин һәм Константин Хабенский спектакленең кинопремьерасы узган елның 14 маенда узган иде. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры төп сәхнәсендә ул беренче тапкыр узган елның 15 һәм 16 маенда күрсәтелде.

«Жил. Был. Дом.» – ул гомуми финал белән берләштерелгән тугыз тарихтан торган цикл. Бу тарихларның һәрберсе мәхәббәткә, дуслыкка, язмышка, бәхеткә һәм Аллаһка ышаныргамы дигән мөһим сайлау алдында торган кешеләр турында сөйли. Вакыйга барлык геройлар яши торган йорт эчендә бара. Сәхнәдә барлыгы 19 персонаж пәйда була: 13 кеше, ике фәрештә, ике күсе, ике попугай, мәче һәм эт.

Пьесаны Александр Цыпкин язган. Режиссеры - Константин Хабенский.

Бүгенге тамашачылар арасында шулай ук ТР башкаласы мэры Илсур Метшин һәм аның хатыны да бар иде. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры шулай ук Казанга Александр Вампилов пьесасы буенча «Старший сын» спектаклен алып килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot