news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов кайсы районнарга эш буенча, кайсыларына күңел өчен сәфәр кылуы хакында сөйләде

Миңнеханов кайсы районнарга эш буенча, кайсыларына күңел өчен сәфәр кылуы хакында сөйләде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика буенча сәяхәтләр турында популяр флешмобта катнашты. ТР җитәкчесе телеграм-каналында шуның нәтиҗәләре белән уртаклашты.

Татарстанның барлык районнары атамалары язылган табличка тулысынча тутырылган булып чыкты. «Мин бөтен җирдә дә булдым, эш буенча да, күңел өчен дә. Республикабызда ял итү өчен яхшы урыннар күп», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул Татарстан буйлап еш сәяхәт итүчеләргә республика кунаклары өчен берничә кызыклы урынны киңәш итәргә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot