news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Каһирәдә татар дин белгече Муса Бигиев каберен зиярәт кылды

Миңнеханов Каһирәдә татар дин белгече Муса Бигиев каберен зиярәт кылды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә татар фәлсәфәчесе – дин белгече Муса Бигиев каберен зиярәт кылды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бигиевлар нәселе Пенза татарларыннан чыккан. Муса Бигиев Бакчасарайда, Казанда, Бохарада берничә мәдрәсә тәмамлый, Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында, аннары Мәккәдә, Мәдинәдә һәм Һиндстан шәһәрләрендә укый.

1905 елда Россиягә кайткач, ул Чистай сәүдәгәре һәм ишан Закир Камаловның кызына өйләнә. Россия мөселманнарының иҗтимагый-сәяси хәрәкәтендә актив катнаша. Дөньяда киң фикер алышуга ирешкән бик күп хезмәтләр яза.

Галим 1949 елның 28 октябрендә Каһирәдә вафат була. Аның казанышларына хөрмәт йөзеннән Бигиев Каһирәнең Әл-Афифи районындагы «Афандина» король мавзолеенда җирләнә.

2025 елда татар җәмәгатьчелеге һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте күренекле татар дин әһеленең 150 еллыгына багышланган чаралар уздырды. Ислам мәдәнияте музеенда (Кол Шәриф мәчете) Бигиев тууына 150 ел тулу уңаеннан уникаль күргәзмә ачылды, анда галимнең шәхси әйберләре тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot