Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Каһирәдә Муса Бигиев каберен зиярәт кылды – кабер дистә еллардан соң табылды
Мисырда озак еллар эзләгәннән соң Муса Бигиевның каберен таптылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдә татар дин галиме Муса Бигиевның каберендә булды. Аның исеме ислам дөньясында киң билгеле булса да, шәхес җирләнгән урынны соңгы елларда гына – озак эзләнүләрдән соң гына билгели алдылар. «Татар-информ» Бигиевның кем булуы, аның тормышы, идеяләре тирәсендәге бәхәсләр һәм шәхеснең каберен эзләү тарихы турында сөйли.
Миңнеханов Каһирәдә Бигиевның каберендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мисырга эшлекле сәфәр белән килде. Сәфәр барышында ул Каһирәдә Муса Бигиевның кабере урнашкан «Әл-Карафа» каберлегендә булды, дип хәбәр итте матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Татарстан Рәисе күмәк Коръән уку чарасында катнашты. Беренче сүрәне – «Әл-Фәтиха»ны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
Матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, 2025 елда татар җәмәгатьчелеге һәм Россия Мөфтиләр шурасы фикер иясенең 150 еллыгына багышланган чаралар уздырды. «Кол Шәриф» мәчете каршындагы Ислам мәдәнияте музеенда галимнең Таһирҗановлар коллекциясендә сакланган шәхси әйберләре күргәзмәсе ачылды.
Муса Бигиев кем ул?
Муса Бигиев (Муса Ярулла улы Бигиев, шулай ук Муса Җаррулла буларак та билгеле) – татар фәлсәфәчесе, дин белгече, җәмәгать эшлеклесе, публицист, XX гасыр башы Россия мөселманнары арасында җәдидчелек хәрәкәте лидерларының берсе.
Ул 1873 елның 25 декабрендә Пенза губернасының Кикино авылында туган. Аның әтисе ахун булып хезмәт иткән. Гаилә Ростов-на-Дону шәһәренә күченгән. Бигиев дөньяви белем дә, дини белем дә алган: училище тәмамлаган, Бакчасарай, Казан һәм Бохара мәдрәсәләрендә, ә аннары Каһирәдәге «Әл-Әзһәр» университетында укыган.
1905 елда Россиягә кайткан, Чистай сәүдәгәре һәм ишаны Закир Камаловның кызы Биби-Әсмага өйләнгән.
Петербургта университетның юридик факультетында лекцияләргә йөргән, матбугатта басылган һәм мөселман сәяси оешмаларын оештыруда катнашкан. Россия мөселманнары җыеннарын оештырган, Бөтенроссия мөселманнар берлеге җитәкчелеге әгъзасы булган.
XX гасыр башыннан Бигиев фәнни һәм нәшрият эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә башлаган. 1906 елдан башлап ул дини хезмәтләрен бастырган, алар тиз арада танылу казанган. Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә укытып алган, анда мөселман хокукы, гарәп теле һәм әдәбият буенча лекцияләр укыган.
Шәхеснең эшчәнлегендә Коръәнне татарчага тәрҗемә итү хезмәте аерым урын алып тора
Фото: © «Татар-информ»
Шәхеснең карашлары тирәсендәге бәхәсләр
Аның эшчәнлегендә Коръәнне татар теленә тәрҗемә итү аерым урын алып тора. Бу хезмәтен ул 1912 елда төгәлли. Әмма аны бастыру мөселман дин әһелләренең бер өлеше тарафыннан каты тәнкыйтькә дучар була, чөнки алар Коръәнне тәрҗемә итүгә каршы чыга.
1917 елда Бигиев Бөтенроссия мөселманнар җыенында катнаша, мөселман советына сайлана һәм Петроградтагы җәмигъ мәчете имамы була.
1920 еллар башында Бигиев мөселман җәмгыятен реформалау проектын – «Мөселман милләтләренә мөрәҗәгать» дип аталган хезмәтен тәкъдим итә. Аның идеяләре 1923 елда Берлинда нәшер ителгән «Ислам әлифбасы» китабының нигезенә ята.
Китап басылып чыкканнан соң ул Мәскәүдә кулга алына, әмма тиздән күзәтү астында иреккә чыгарыла. Аннан соңгы елларда ул Мәскәүдә укыта, ләкин 1920 еллар азагында чикләүләргә һәм басымга дучар була. 1930 елда Бигиев илдән китәргә карар кыла.
Муса һәм Әсма Бигиевлар, 1910 ел
Мөһаҗирлектәге тормыш
Бигиев легаль булмаган юл белән илдән чыгып, Урта Азия аша Кытай Төркестанына, аннары Әфганстанга китә. Анда документлар ала һәм юлын дәвам итә. Һиндстанга, ә аннары Мисырга барып җитә. Бу вакытта Бигиев мөселман дөньясында күпсанлы дини хезмәтләр авторы буларак танылган була.
Киләсе елларда ул төрле илләрдә яши һәм эшли. 1934 елда Берлинда татар диаспорасы ярдәме белән аның китаплары басыла. Берникадәр вакыт Финляндиядә яши, татар яшьләренә лекцияләр укый. Иран һәм Иракта яшәп ала, дини агымнарны өйрәнә. Һиндстанда санскрит һәм һинд дини әдәбияты белән шөгыльләнә. 1930 еллар ахырында Бигиев шулай ук Көнчыгыш һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә сәяхәт итә.
1939 елда Һиндстанда колониаль хакимиятләр тарафыннан кулга алына һәм ике елга якын төрмәдә утыра. 1946 елдан Бигиев Мисырда яши. 1949 елның 28 октябрендә ул Каһирәдә вафат була.
Визит карточкасы
Фото: ru.wikipedia.org, CC BY-SA 3.0
Бигиевның каберен ничек эзләделәр?
Галим җирләнгән урын төгәл билгеле түгел иде. Аның Каһирәдәге «Хедивие» зиратында – Мисырның патшалар династиясе вәкилләре җирләнә торган урында булуы турында гына мәгълүматлар бар иде.
2018 елда Татарстан җитәкчелеге Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтына каберне эзләп табу турында йөкләмә бирде. Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Хәйретдинов искәрткәнчә, карар республика җитәкчелеге дәрәҗәсендә кабул ителде.
«2018 ел ахырында Татарстан Рәисе безгә Каһирәдә Муса Бигиевның каберен эзләү һәм табу максаты белән экспедиция оештыру турында йөкләмә бирде», – дип сөйләгән галим «Миллиард.Татар»га.
Аның сүзләренчә, әзерләнергә вакыт бөтенләй диярлек булмаган – Мисырга ике кеше генә җибәрелгән. Эзләү эшләре килеп җитүгә үк башланган, ләкин башта эшнең нәтиҗәсе булмаган.
Соңрак эзләүчеләр очраклы танышулар аша Каһирәдә яшәүче Урта Азия кешеләре белән таныша һәм аларның ярдәме белән Мисырның элекке мөфтие Али Джумага чыга. Ул кабернең кайда урнашканлыгын белгән була.
Пандемия аркасында эшне шунда ук дәвам итә алмаганнар, ләкин бераздан эзләү нәтиҗә биргән. 2022 елда Бигиевның кабере табылу турында мәгълүмат барлыкка килде.
«Бу бик мөһим вакыйга. Ул Татарстан Республикасының дөнья ислам өммәте дәрәҗәсендә абруен күтәрә», – дип саный Хәйретдинов.
Каберне тапканнан соң белгечләр кабер өстенә куелган ташка игътибар иткән – анда җирләнгән кеше турында белешмәләр күрсәтелмәгән булган
Фотоны Айдар Гайнетдинов тәкъдим итте
Ни сәбәпле кабер ташында Бигиевның исеме күрсәтелмәгән?
Кабер табылганнан соң тикшеренүчеләр кабер ташына игътибар иткән – анда җирләнгән кеше турында белешмәләр күрсәтелмәгән булган. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов «Миллиард.Татар» өчен мәкаләсендә билгеләп үткәнчә, озак вакыт дәвамында кабер ташына нәрсә язылган икәне аңлашылмаган.
«Муса Бигиев кабере дип фаразланган кабергә куелган ташта аның кемгә куелганлыгы күрсәтелмәве бик гаҗәп һәм сәер тоелды», – дигән ул.
Аның сүзләренчә, ташта кешенең исеме, туган һәм үлгән көне һәм башка шәхси белешмәләре булмаган. Анда бары тик гарәп телендәге дини эчтәлектәге текстлар уелган. Ташка шулай ук Коръәннең иң танылган аятьләренең берсе – Аят әл-Көрси язылган.
Бер версия буенча, кабергә шәхси белешмәләрсез стандарт кабер ташы куелган булырга мөмкин. Шул ук вакытта, Гайнетдинов әйтүенчә, элек таш янында җирләнгән кешенең исеме язылган аерым такта булганлыгы турында мәгълүматлар да бар бар. Кайбер кешеләр элек таш янында «Муса Җарулла» дип язылган такта эленеп торганын әйткән.
Хәмдаллах әс-Сафти: «Муса Бигиев – ислам динен бик яхшы белгән зур галим»
Фото: © «Татар-информ»
Ислам дөньсында Бигиевны ничек кабул итәләр?
Муса Бигиевның шәхесенә карата кызыксыну Россиядә генә түгел, ислам дөньясында да саклана. Аның хезмәтләрен әле дә өйрәнәләр. Ләкин аның карашларына төрле мөнәсәбәттәге кешеләр бар.
Бу турыда «Миллиард.Татар»га Әл-Әзһар университеты мөгаллиме, ислам хокукы белгече Хәмдаллах әс-Сафти сөйләгән. Ул Мисырда Бигиевның каберен эзләүдә катнашкан.
Аның сүзләренчә, Бигиевның шәхесе фәнни киңлектә яхшы билгеле.
«Муса Бигиев – ислам динен бик яхшы белгән зур галим», - дип билгеләп үткән Хәмдаллах әс-Сафти.
Шул ук вакытта аның карашлары еш кына бәхәсләр тудыра торган булган. Әс-Сафти билгеләп үткәнчә, кайбер мәсьәләләрдә Бигиевның идеяләре гомум кабул ителгән позицияләрдән читкә тайпылган.
Аның дини концепцияләре Россия һәм чит ил галимнәре арасында көчле бәхәсләр тудыра торган булган. Шул ук вакытта, Мисыр тикшеренүчесе әйтүенчә, мондый бәхәсләр Бигиевның шәхесенең масштабын киметми: «Кемдер аның фикере белән килешергә, ә кемдер килешмәскә мөмкин, ләкин берәү дә аның зур галим булуын инкарь итмәячәк».
Әс-Сафти татар дин традицияләре Мисыр белән тирән бәйләнешкә ия, дип ассызыклаган. Күп кенә татар галимнәре Каһирәдә белем алган, шул исәптән Бигиев та.
«Күп кенә танылган татар шәехләре, галимнәре Мисырда укыган», - дип искәртте ул.
Мисырда Бигиевны, барыннан да элек, дин эшлеклесе һәм дин белгече буларак кабул итәләр. Аның хезмәтләре әле дә басыла, ә аерым хезмәтләре фәнни кызыксыну үзәгендә булып кала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз