news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов кадрлар дефициты турында: Һәр урында квалификацияле белгечләр кирәк

Миңнеханов кадрлар дефициты турында: Һәр урында квалификацияле белгечләр кирәк
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан, башка илләр кебек үк, инженер һәм эшче белгечләр дефициты проблемасы белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән узган семинар-киңәшмәдә әйтте.

Ул искәрткәнчә, 2023 ел нәтиҗәләре буенча республикада сәнәгать җитештерүе күләме якынча 4 трлн 700 млрд сум тәшкил иткән — бу нефть чыгару һәм нефть химиясе тармаклары, машина төзелеше кластеры һ. б.

«Һәм һәр урында инженер кадрлары кирәк! Квалификацияле белгечләр кирәк», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Семинар-киңәшмә «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза, модератор булып Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100