news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Согд өлкәсе предприятиеләрен карады

Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Согд өлкәсе предприятиеләрен карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Таҗикстанның Согд өлкәсендә урнашкан берничә предприятиедә булды.

Алар арасында «Кайраккум келәмнәре» келәм фабрикасы, җылыту җиһазлары һәм радиаторлар җитештерүче «Титан-8888» предприятиесе һәм «Сугдметалл» торба заводы бар, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте.

Гулистон шәһәрендә урнашкан «Кайраккум келәмнәре» фабрикасы - келәм җитештерү буенча Таҗикстанның иң зур предприятиесе. Ул төрле зурлыктагы һәм дизайндагы 100 төрдән артык келәм эшләнмәләре әзерли. Җитештерү куәте елына 3 миллион квадрат метрга якын келәм эшләнмәләре тәшкил итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча предприятие чит илләргә якынча 1 миллион долларлык товар саткан. Кайраккум келәм комбинаты 1957 елда төзелгән, соңгы елларда биредә җитештерүне яңарту процессы бара.

Бободжон шәһәрендә урнашкан җылыту җиһазлары җитештерелә торган «Титан-8888» предприятиесе күптән түгел, 2024 елда гына эшли башлаган. Завод дүртенче илкүләм максатны – илне тизләтелгән индустрияләштерү һәм аның сәнәгый үсешен комплекслы гамәлгә ашыру процессына ярдәм итү программасы буенча төзелгән. Ул аена 500 тоннага кадәр (елына 6 мең тонна) алюминий калдыклары эшкәртә һәм Кытайдан, Төркиядән, Россиядән сатып алынган заманча технологик линияләрдә әзер продукция җитештерә. Хәзер биредә ике төрдәге җылыту җайланмасы, өч төрле яктырту приборы һәм күләме 2 литрдан 300 литрга кадәр тәшкил иткән 20 төрдән артык көнкүреш казаннары эшләп чыгарыла.

Шушы көннәрдә, 29 мартта Бободжон шәһәрендә металл торбалар һәм профильләр җитештерү буенча «Сугдметалл» заводы да ачылган. Бу – Таҗикстан белән Үзбәкстанның уртак предприятиесе. Биредә технологик җиһазларның ике линиясе бар, еллык егәрлек 100 мең тонна төзелеш металл продукциясенә тигез. Производство эретеп ябыштыру, алмаз ташы белән кисү, яру һәм эшләнмәләрне төрү процессыннан гыйбарәт. Хәзерге вакытта завод 50 төрдәге металл торба һәм профильләр эшләп чыгара.

Кичә Рөстәм Миңнехановның Таҗикстанга сәфәре барышында «Арбоб» Мәдәният сарае һәм Хуҗанд крепосте мәдәни-тарихи комплексы белән танышуы хакында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100