Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Истанбулдагы теракттан соң Эрдоганга кайгы уртаклашу юллады
Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганга Истанбулдагы теракттан соң кайгы уртаклашу юллады, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Татарстанлылар исеменнән, шәхсән үземнән Истанбулда гаепсез кешеләрнең үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашам. Төркиядәге тугандаш халык белән бергә чын күңелдән кайгырабыз, һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына теләктәшлек һәм кайгы уртаклашу сүзләре җиткерүегезне сорыйбыз, әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез», – диелә текстта.
Исегезгә төшерәбез, 13 ноябрьдә Төркия башкаласының туристлар арасында популяр саналган Истикляль урамында шартлау булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, алты кеше үлде, 80нән артык кеше зыян күрде.
Моңа кадәр Эрдоганга кайгы уртаклашу телеграммасын Россия Президенты Владимир Путин юллаган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз