news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Истанбулда Төркия сәнәгать министры белән хезмәттәшлек турында фикер алышты

Миңнеханов Истанбулда Төркия сәнәгать министры белән хезмәттәшлек турында фикер алышты
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Эш сәфәре белән Төркиягә килгән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Истанбулда илнең сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджир белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Рәисе Төркия хакимияте вәкиленә «Технофест» фестиваленә чакыруы өчен рәхмәт белдерде.

«Без традицион рәвештә Төркия Республикасы белән сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирәбез. Татарстан безнең илләр арасында нәтиҗәле бәйләүче звено булып тора», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Төркия Республикасы һәрвакыт Татарстанның Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларындагы әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булды, дип искәртте шулай ук Татарстан Рәисе.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төркия арасында товар әйләнеше ике тапкырга арткан һәм 5,3 миллиард доллар тәшкил иткән.

Мехмет Фатих Каджир Төркиянең Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну зур булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot