news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү Россия, Татарстан өчен мөһим вакыйга

Татарстан Президенты Мәскәүдә дә бәйрәм чараларының узачагын ассызыклады.

Миңнеханов: Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү Россия, Татарстан өчен мөһим вакыйга
Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү Россия һәм Татарстан өчен мөһим вакыйга булуын әйтте.

"Юбилей датасын бәйрәм итү - Россия һәм Таатрстан өчен мөһим мәгънәгә ия. Россия Президенты ярдәме белән былтыр зур эшләр башкарылды, масштаблы чаралар узды», - диде ул.

Татарстан Президенты дини мирасны саклауда һәм үстерүдә дини оешмаларның роле зур булуны искәртте. Ислам дөньясы илләре белән актив эшләүне ассызыклады.

Аның сүзләренчә, Мәскәүдә дә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар узачак.

«Юбилей чараларының бүгенге Россия тарихында әһәмиятле социаль объектлар, инфраструктур үзгәрешләр белән кереп калуы бик мөһим. Уртак тырышлык нәтиҗәсендә без максатларга ирешербез, - дип өстәде ТР Президенты.

Болгар ислам академиясендә Идел Болгарстанының ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100