news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы XV саммитын ачу тантанасында катнашты

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы XV саммитын ачу тантанасында катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләрнең дәүләт һәм хөкүмәт башлыклары XV юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты.

«ТР Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе ил җитәкчелеге кушуы буенча саммитта Россия Федерациясе делегациясен җитәкли. Россия – Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче ил», – дип сөйләде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы дүрт континенттагы 57 дәүләтне берләштерә. Ул зурлыгы буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасыннан соң икенче хөкүмәтара оешма булып тора. 2008 елда илебез җитәкчелеге берләшмә каршында РФ даими вәкиллеген булдыру турында карар кабул итте.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан берләшмәнең төрле институтлары һәм ведомство карамагындагы оешмалары белән актив эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot