news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитында Гвинея-Бисау лидеры белән фото күрсәтте

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы саммитында Гвинея-Бисау лидеры белән фото күрсәтте
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президенты Умар Сисоку Эмбалоны майда Россиягә сәфәре вакытында безнең республикага эш сәфәре белән килергә чакырды. Африка лидеры Кызыл мәйданда Җиңү парадында булырга планлаштыра.

«Россиягә сәфәр кысаларында Татарстан потенциалын өйрәнү бик яхшы мөмкинлек! Казанда көтеп калабыз!» - дип язган республика җитәкчесе Телеграм-каналындагы сәхифәсендә.

Искәртик, Татарстан Рәисе кичә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган дәүләтләр һәм илләрнең хөкүмәт башлыкларының XV юбилей саммитын ачу тантанасында катнашты. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы 4 континентта 57 дәүләтне берләштерә һәм Берләшкән милләтләр оешмасыннан соң зурлыгы буенча икенче хөкүмәтара оешма булып тора. Россия берләшмәдә күзәтүче ил булып тора. Халыкара вакыйга кырларында Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу үткәрде, шул исәптән Гвинея-Бисау лидеры белән дә сөйләшү булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100