news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы форумын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты

Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы форумын үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Глобаль яшьләр форумын үткәрүдә республиканың тәҗрибәсе турында сөйләде. Форум яшьләр арасында милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту чарасы буларак оештырылды. Бу хакта Рәис Идел буе федераль округының яшьләр сәясәте мәсьәләләре буенча Советында сөйләде, дип хәбәр итә республика лидерының матбугат хезмәте.

Моннан тыш, Советта «Алдынгылар хәрәкәте» формалашуы, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары системасы, «Мөһим темага сөйләшү» проекты һәм яшьләр сәясәтенең башка мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Пермьдә, аңа анда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров дәүләт башлыгы Владимир Путиннан Рәхмәт хаты тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100