news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ислам дөньясы белән хезмәттәшлек – Россиянең тышкы сәясәтенең мөһим юнәлеше

Ислам дөньясы илләре белән конструктив һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү Россиянең тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Хәзер бу тренд аеруча актуаль, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшьләр юнәлешләре вәкилләре белән очрашуда әйтте.

Республика җитәкчесе саммитны Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү елында үткәрүнең мөһимлеген белдерде. «Казанның Ислам хезмәттәшлеге оешмасының яшьләр башкаласы буларак статусы – безнең республика һәм аның башкаласы өчен ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту, заманча яшьләр мәдәниятенә тугры булуыбызны күрсәтү, яшьләрнең социаль, икътисади һәм сәяси активлыгын үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек», – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Саммит программасының көн тәртибе бай эчтәлекле: түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр һәм сессияләр үткәрелә, дип өстәде ул.

«Россия өчен, күп милләтле һәм күп динле дәүләт буларак, ислам дөньясы белән хезмәттәшлек тышкы сәясәтнең мөһим векторларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Ул хәзерге дөнья өчен катлаулы заманда аеруча актуальләшә бара», – дип белдерде Миңнеханов.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъзалары булган илләр белән хезмәттәшлек итү икътисад өчен дә мөһим. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, былтыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән Татарстан арасында товар әйләнеше якынча 2 миллард доллар тәшкил иткән. Партнерлар белән уртак инвестицион проектлар әлегә берешәр характерда гына, әмма бу өлкәдә мөмкинлекләр гаять зур, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot