news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына Думада оештырылган күргәзмәдә булды

Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына Думада оештырылган күргәзмәдә булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәдә булды. Ул бүген парламентның Түбән палатасы башлыгы Вячеслав Володин катнашында РФ Дәүләт Думасында ачыла.

Татарстан Президенты өчен күргәзмә буйлап экскурсияне КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов үткәрде.

Экспозициядә хәзерге Татарстан һәм тулаем алганда Россия территориясендә исламның үсеш тарихы турында архив документлары тәкъдим ителгән. Күргәзмәгә килүчеләр борынгы кулъязмалар һәм трактатлар, ислам мәгарифе, дәүләт хезмәтендәге мөселманнар, исламның Россиядәге хәзерге торышы турында документлар, дини корылмаларның архитектур сызымнары белән таныша алачак.

Телеэкранда архивта сакланучы видеохроника (Болгар ислам академиясенә беренче таш салу, Кол Шәриф, «Болгар» мәчете манарасына ярымай кую, Саба районында мәчет ачу) тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, Борынгы Болгар. Иман фильм; Идел буе Болгар дәүләте (1966); Корбан бәйрәме; хаҗ турында фильмнардан өзекләр күрсәтеләчәк.

Экспозициядә шулай ук мәдәни артефактлар (милли кием-салым, декор, һөнәрчелек эшләнмәләре, китаплар, Коръән, сөяктән ясалган әйберләр, ислам уку йортларының фотолары, Болгардагы Ак мәчетнең макеты һ.б.) белән танышырга мөмкин.

Күргәзмәдә каллиграф эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100