Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына йөкләмәләр бирде
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт милке өчен аренда түләве буенча бурычларга аерым игътибар бирергә тиеш. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ведомствоның йомгаклау коллегиясендә шундый йөкләмә бирде.
«Бу эшне системалы рәвештә башкарырга кирәк дип уйлыйм. Бу бик мөһим эш», - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.
«Икенчесе, әлбәттә, милекчеләрнең тулы картинасына ия булу өчен Росреестр белән эшләү. Мин моны бик мөһим дип саныйм», - дип өстәде Миңнеханов.
Ул саклау җирләреннән максатчан файдалану мәсьәләсен аерым билгеләп үтте.
«Бездә күчерелгән җирләр бик күп. Һәм иң мөһиме – без бу җирләрне дөрес файдаланырга тиеш. Бу мәсьәләләргә игътибар итегез», - дип йомгаклады ТР Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз