news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «йорт-мәктәп-йорт» маршрутларының иминлегенә игътибар итәргә чакырды

Миңнеханов «йорт-мәктәп-йорт» маршрутларының иминлегенә игътибар итәргә чакырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләрен хәл итү мөһим. Һәм аеруча «өй-мәктәп-өй» маршрутларының куркынычсызлыгына игътибар итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

«Аварияләр була торган юл участокларына игътибар итәргә, проблемалы нокталарны ачыкларга кирәк. Беренче чиратта торак пунктларда юлларны яктыртуга, тротуарларны төзекләндерүгә, юл янында урнашкан социаль объектларга игътибар итәргә кирәк», – диде республика җитәкчесе.

Узган ел Татарстанда барлык төр юл эшләренә 248 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән иде. «Бу акчага бик күп эшләр башкарылды. Бу бөтенләй башка юл шартлары, башка стандарт. Безнең республика өчен бу моңарчы күрелмәгән ел булды», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Хәзерге вакытта Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен М7 трассасыннан 81 км озынлыкта урап узу юлы төзелеше дәвам итә. Моннан тыш, бу автомобиль юлының Чаллыдан Башкортостан чигенә кадәрге участогы реконструкцияләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100