news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов йогышлы авырулар таралуы турында кисәтте һәм фильтрлар эшен көчәйтергә чакырды

Татарстанда йогышлы авыруларның таралуы күзәтелә: бер атнада коронавирус йоктыручылар 14 процентка, сулыш юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) һәм грипп белән авыручылар 25 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте һәм профилактик чараларны көчәйтергә өндәде. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Узган атнада Татарстанда грипп белән авыруның 51 очрагы теркәлгән. «Сәламәтлек саклау министрлыгына медицина оешмаларының авыру кешеләрне кабул итүгә, диагностикалауга һәм дәваларга әзерлеген тәэмин итәргә, вакцинацияне дәвам итәргә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул вируслы инфекцияләрне профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларының берсе - бинага кергәндә фильтр аша узу, дип билгеләп үтте.

«Фильтрлар мәктәпләрдә, югары уку йортларында, предприятиеләрдә булырга тиеш. Ковид әлеге чараның никадәр нәтиҗәле булуын күрсәтте», - диде ТР Президенты.

Шулай ук ул хезмәт коллективларында санитар-эпидемиологик таләпләрне - санитар эшкәртү, җилләтү, термометрия һәм башкаларны сакларга өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100