Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Инвестицияләр» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Дәүләт Советының «Инвестицияләр» юнәлеше буенча комиссия утырышында катнашты. Утырышны Хөкүмәт Рәисе урынбасары Александр Новак уздырды.
Катнашучылар яңа инвестиция циклын эшләтеп җибәрү һәм төбәкләргә инвестицияләр җәлеп итү турында фикер алыштылар. Вице-премьер сүзләренчә, моның өчен нигез салынган. III кварталда эчке тулаем продукт - 1 процентка, эшкәртү сәнәгате – 2,5 процентка, машина төзелеше 12 процентка диярлек арткан. Эшсезлек тарихи минимумда тора - 2,2 процент, реаль керемнәр 3,5 процентка диярлек арткан.
«Бүген Россия Президенты Владимир Путин куйган төп бурыч – инвестиция циклын яңадан эшләтеп җибәрү. Ул инвестицияләрнең башка сыйфаты белән тәэмин ителергә тиеш: технологияләр, эчке ихтыяҗ, кертелгән капиталга файда кайтару, һәм бу федераль үзәкнең генә түгел, төбәкләрнең дә бурычы. Нәкъ менә инвестицион карарлар субъектларда яңа объектлар, инженерлык челтәрләре, эш урыннары булдыра», - диде Александр Новак.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Федераль дәрәҗәдә вице-премьер өч өстенлекне билгеләде: дәүләт ярдәменең үтәли фильтры буларак, таксономия, бизнес алып баруның максатчан шартларының илкүләм моделе кысаларында бизнес өчен алдан фаразлана торган шартлар һәм энергетикада һәм транспортта инде булдырылган инфраструктураның йөкләнеше. Финанслау чыганаклары арасында ул фонд базарын һәм чит ил инвестицияләрен атады.
Моннан тыш, Александр Новак субъект җитәкчеләрен бизнес алып баруның максатчан шартларының илкүләм моделе юл карталарын үтәүне тизләтергә, инвестиция проектларын сайлап алу сыйфатын күтәрергә, төбәк инвестиция стандартын, казначылык инфраструктура кредитларын, махсус икътисадый зоналарны һәм инвестиция салымыннан тотып калуны активрак кулланырга, шулай ук Россия һәм чит ил инвесторлары белән адреслы эшләргә өндәде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз