news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Инвалидлар декадасын һәм Ватан Геройлары көнен оештыру өчен йөкләмәләр бирде

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына, министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә Инвалидлар декадасын һәм Ватан Геройлары көнен оештыру, Яңа елны бәйрәм итүгә әзерлек буенча йөкләмәләр бирде. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, 1-10 декабрьдә Татарстанда инвалидлар декадасы кысаларында чаралар узачагын искәртте. Декада Халыкара инвалидлар көненә багышлана.

«Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының бурычы - социаль ярдәмне тәэмин итү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, аларны, теләкләрен исәпкә алып, җәмәгать тормышына җәлеп итү, шәһәрләрдә һәм районнарда җәмәгать урыннарында, социаль учреждениеләрдә уңайлы мохит булдыру», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Гадәттәгечә, 1-10 декабрьдә республикада әлеге категориядәге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар узачак, диде Рөстәм Миңнеханов, бу - хәйрия акцияләре, спорт чаралары, мастер-класслар, конкурслар.

Ул ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, муниципаль берәмлекләр башлыкларына, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә чараларда, шулай ук инвалид балаларның иҗтимагый оешмалары һәм ата-аналар берләшмәсе белән хезмәттәшлектә актив катнашырга кушты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 9 декабрьдә илдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Бу көнне без Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын һәм Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлибез.

«Безнең якташларыбыз һәрвакытта да батырлык һәм каһарманлык үрнәге булды, - диде ТР Рәисе. - Бүген дә татарстанлылар, махсус хәрби операция кысаларында бурычларны үтәп, ата-бабалар традицияләрен дәвам итә. Казанда һәм республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә истәлекле датага багышланган тантаналы чаралар узачак». Рөстәм Миңнеханов район һәм шәһәр башлыкларына Ватан Геройлары көненә багышланган чараларда шәхсән катнашырга кушты.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр башлыкларына Яңа ел бәйрәменә торак пунктларны бизәүне оештырырга кушты. Ул ассызыклаганча, иң зур игътибарны Яңа ел көннәрендә иминлекне тәэмин итүгә юнәлдеререгә кирәк. Үзәк Яңа ел чыршыларын һәм торак пунктларның үзләрен иң яхшы бизәүгә Яңа ел конкурсы уздыру турында игълан итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук 25 декабрьдә Республика Яңа ел чыршысы булачагы турында игълан ителде. Традицион рәвештә «Татнефть-Арена»да (Казан) уздырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100