news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указны имзалады

Миңнеханов Җиңүнең 80 еллыгына бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указны имзалады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү турындагы указны имзалады.

Әйтик, сугыш инвалидларына һәм ветераннарга апрель-май айларында 50 мең сум түләячәкләр. Түләүләрне Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары оештырган концлагерь, гетто һәм башка мәҗбүри тоту урыннарының элеккеге балигъ булмаган тоткыннары алачак.

Бөек Ватан, фин сугышы һәм Япония белән сугыш чорында һәлак булучыларның тол хатыннарына (тол ирләренә), шулай ук «Ветераннар турында»гы федераль законның 2 маддәсе 1 пункты 4 ярдәмче пунктында күрсәтелгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидларның тол хатыннарына (тол ирләренә) 10 мең сум түләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot