Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Җиңүчеләр буыны батырлыгы мәңгегә патриотизм үрнәге булып калачак
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хәтер һәм кайгы көнендә Бөек Ватан сугышы башлануын һәм җиңүчеләр буынының батырлыгын искә төшерде. Бу хакта ул үзенең МАКСтагы каналында язган.
Ул билгеләп үткәнчә, 1941 елның 22 июнендә иртә таңнан Бөек Ватан сугышы башлана, дошман Советлар Союзына һөҗүм итә. Миңнеханов сүзләренчә, бу көн миллионлаган кешенең язмышын үзгәртә.
«Бүген ил халкы җиңүчеләр буыны алдында баш ия, аларның васыятьләрен хәтерли һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне искә ала. Тарихның иң авыр мизгелләрендә күрсәткән батырлык һәм ныклык мәңгегә әхлакый юнәлеш һәм киләчәк буыннар өчен чын патриотизм үрнәге булып калачак», – дигән Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз