news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Иннопром»да Свердловск губернаторы белән очрашты

Миңнеханов «Иннопром»да Свердловск губернаторы белән очрашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром» кысаларында Свердловск өлкәсе губернаторы Денис Паслер белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Миңнеханов коллегасына «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсен бик югары бәяләве һәм чараны әзерләү һәм үткәрү өчен зур эш башкарылуы сизелүен әйтте.

Татарстан Рәисе күргәзмә уза торган «Екатеринбург-Экспо» павильоннарын карап чыкты. Ул Башкортстан, Киров өлкәсе, «Роснано» төркеме, «КОНАР» сәнәгать төркеме, Бауман исемендәге МДТУ, НАМИ фәнни-тикшеренү үзәге стендлары белән танышты.

Миңнеханов Паслерны Казанда булачак форумнарга – августта узачак «РОСТКИ»га һәм сентябрьдә булачак «Kazan Digital Week» форумына чакырды.

Очрашуда Татарстан Рәисе Свердловск өлкәсе губернаторына КАМАЗ йөк машиналары белән тәэмин итүне арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Миңнеханов фикеренчә, аларны төбәктәге зур төзелешләрдә һәм сәнәгать предприятиеләрендә кулланырга мөмкин. КАМАЗ Свердловск өлкәсендә презентацияләр үткәрергә һәм техниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен үз өстенә алырга әзер.

Свердловск өлкәсе стендында төбәкләр 2026-2030 елларга чаралар планын кабул итте. Документны Миңнеханов һәм Паслер имзалады. Яңа документ 2014 елда имзаланган хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында гамәлдә булачак.

Видео: ТР Рәисе матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot