news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «ИННОПРОМ» 15 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе стендларын карады

Миңнеханов «ИННОПРОМ» 15 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе стендларын карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Екатеринбургта. Ул «ИННОПРОМ» 15 нче халыкара сәнәгать күргәзмәсе стендларын карады, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Быел күргәзмәнең төп темасы – «Технологик лидерлык: индустриаль алгарыш». Якынча 60 илдән 40 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.

Күргәзмәнең төп треклары түбәндәгеләрдән гыйбарәт: «Цифрлы җитештерү«, «Металл эшкәртү», «Транспорт машиналары төзү», «Шәһәрләр өчен технологияләр», «Сәнәгый ІТ», «Энергетика өчен технологияләр», «Яңа материаллар», «Компонентлар җитештерү», «Тернәкләндерү өчен медицина техникасы һәм җиһазлары», «Автоматлаштыру һәм робот техникасы».

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

«ИННОПРОМ»да гадәттәгечә Татарстан стенды тәкъдим ителде, анда республика җитештерүчеләренең продукциясе куелган. Бүген стендны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot