news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Иннополис университеты ректорына «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды

Миңнеханов Иннополис университеты ректорына «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополис университеты ректоры Александр Тормасовка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Галим һәм фән администраторы югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле фәнни-педагогик эшчәнлеге өчен билгеләп үтелде.

Миңнеханов һәм Тормасов әңгәмә барышында Иннополис университетын алга таба үстерү һәм IT-белгечләр әзерләүнең сыйфатын арттыру мәсьәләләре хакында фикер алышты.

ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта шулай ук Иннополисны үстерүгә кураторлык итүче ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов та катнашты.

  • Александр Тормасов Иннополис университетын аңа нигез салынган вакыттан – 2012 елдан бирле җитәкли. Ул физика-математика фәннәре докторы, программа белән тәэмин итү өлкәсендә 167дән артык патент авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100