Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Иннополис» махсус икътисади зонасы күзәтчелек советы киңәшмәсен уздырды
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Иннополис» махсус икътисади зонасы күзәтчелек советы утырышы узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта махсус икътисади зонаның резидентларының һәм яңа партнерларының проектлары каралды. Әлеге проектлар буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 11 миллиард сумнан артык. Моннан тыш, уртача хезмәт хакы 178,7 мең сум булган 800гә якын яңа эш урыны булдыру күздә тотыла. Проектларны биш елда гамәлгә ашыру 7,3 миллиард сумнан артык салым керемен тәэмин итәчәк.
Лаеш муниципаль районы территориясендәге «Иннополис» махсус-икътисади зонасында сәнәгать-җитештерү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен шундый проектлар хупланды.
Утырышта шулай ук «Иннополис» территориясендәге ICL Техно компаниясе («АЙСИЭЛ ТЕХНО» ҖЧҖ) заводын киңәйтү мәсьәләсе каралды. Моны икенче чиратны төзү хисабына эшләргә планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз