Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең яңа бинасында булды. Объект Зур Кызыл һәм Карл Фукс урамнары киселешендә урнашкан. Хезмәткәрләргә уңайлы эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип хәбәр итте Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.
Яңа дүрт катлы бинаның гомуми мәйданы 7,3 мең квадрат метр тәшкил итә. Җир асты өлешендә 66 машинага исәпләнгән ике катлы автостоянка урнашкан. Беренче, икенче һәм өченче катларда административ, хезмәт һәм махсус бүлмәләр урнашкан.
Рөстәм Миңнеханов хезмәткәрләр өчен кабинетларны, киңәшмәләр һәм видеоконференцэлемтә залларын, дәлилләрне саклау блогын, мөрәҗәгать итүчеләр һәм тоткарланучылар белән эшләү бүлмәләрен, архивны карап чыкты. Бина сак һәм янгын сүндерү сигнализациясе, вентиляция, видеокүзәтү системалары һәм архив һәм техник бүлмәләрдә автоном янгын сүндерү системасы белән җиһазландырылган.
Аннары Татарстан Рәисе ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының вәкиллекле киңәйтелгән утырышында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз