Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов икътисад өчен кадрлар әзерләү буенча Россия Дәүләт Советы утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Мәскәүдә узган Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышында катнашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышны Россия Президенты Владимир Путин алып барды. Чараның төп темасы — Россия икътисады өчен кадрлар әзерләү иде.
Президент билгеләп үткәнчә, икътисад өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе һәр төбәк һәм тармак өчен мөһим. «Кадрлар мәсьәләләре бүген генә түгел, ул безнең илнең үсеше өчен фундаменталь мәсьәлә», — диде ул.
Путин искәрткәнчә, быел 19 илкүләм проектны гамәлгә ашыру башланды, аларның сигезе Россиянең технологик лидерлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Барлык илкүләм проектлар бер-берсе белән бәйле һәм илнең тотрыклы үсешен тәэмин итү һәм суверенитетын ныгыту максатына хезмәт итә.
Утырышта Президент 2026 елны Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз