news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов ике полк хәрбиләрен бүләкләве турында хәбәр итте

Рөстәм Миңнеханов ике полк хәрбиләрен бүләкләве турында хәбәр итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында республикадан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итүче 430 һәм 1232 номерлы мотоукчылар полклары хәрбиләрен «ТР каршындагы казанышлары өчен» ордены медальләре белән бүләкләү турында әйтте.

«Бөек Җиңү көне алдыннан алгы сызыкта безнең хәрбиләрне бүләкләделәр. 430 һәм 1232 номерлы мотоукчылар полклары хәрбиләре «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены медальләренә лаек булды», — дип язган ТР Рәисе.

«Без сезнең белән горурланабыз, егетләр! Сугышчан батырлыклары өчен рәхмәт егетләребезгә! Җиңү безнеңчә якта булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Махсус хәрби операция 2022 елның 24 февралендә башланды. Аны РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башлап җибәрделәр. Россия хакимияте махсус операция куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәк дип берничә тапкыр белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100