news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Ике ил лидерының дуслыгы нәтиҗәсендә безгә Төркиядә ихтыяҗ зур

Миңнеханов: Ике ил лидерының дуслыгы нәтиҗәсендә безгә Төркиядә ихтыяҗ зур
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Хәзерге вакытта Россия һәм Төркия арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр – ике ил лидерлары, Владимир Путин һәм Рәҗәп Тайип Эрдоган казанышы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиягә сәфәре вакытында Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе журналистына биргән интервьюсында белдерде (видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова тәкъдим итте).

Нәтиҗәле хезмәттәшлек мисалы буларак Рөстәм Миңнеханов «Аккую» АЭС төзелешен һәм бүгенге көндә Төркиядә беренче малеин ангидриды заводын ачуны атап үтте.

«Дөнья бүген шундый, тыныч түгел. Һәм менә бу ике лидер [уртак] мәнфәгатьләрне таба алды. <...> Россиядә Төркия инвесторлары бик яхшы эшли, без дә менә монда үзебезгә яхшы урын таптык», - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Видеоны ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot