Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы – мөһим мәйданчык
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Идел–Янзцы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы үз эшчәнлеге елларында тәҗрибә һәм практикалар алмашу өчен, шулай ук килешүләргә ирешү һәм Россия-Кытай партнерлыгын үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булды. Бу хакта Казан федераль университетында форумны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Инде сигезенче тапкыр «Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы Идел буе федераль округының һәм Янцзы елгасының югары һәм урта агымындагы Кытай провинцияләренең әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләрен җыя. Бу еллар дәвамында чара тәҗрибә уртаклашу һәм иң яхшы практикалар белән алмашу, уртак фәнни һәм мәгариф проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләргә ирешү, шулай ук Россия-Кытай академик партнерлыгын тиз темплар белән үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык статусына ия булды», – дип билгеләде ТР Рәисе.
Миңнеханов ассызыклаганча, ассоциация Россиянең 50 һәм Кытайның 38 югары уку йортын берләштерә һәм илләр арасында мәгариф һәм фәнни-техник элемтәләрне тирәнәйтүнең нәтиҗәле коралына әверелде.
«Идел-Янцзы» югары уку йортлары ассоциациясе форумы беренче тапкыр Казанда уза. Уздыру урыны очраклы гына сайланмаган, чөнки Татарстан Евразия фәнни-мәгариф киңлеген үстерүгә этәргеч бирүчеләрнең берсе булып тора, шулай ук Ил субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингы өчлегенә керә, дип өстәде республика җитәкчесе.
Форумда Кытай Халык Республикасы Дәүләт Советы премьеры урынбасары Чжан Гоцин катнашты. Ул ике илнең югары уку йортлары арасындагы элемтәләрнең мөһимлеген аеруча ассызыклады.
«Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен искиткеч киләчәк көтә, дип саныйм. «Янцзы-Идел» югары уку йортлары ассоциациясе форумы – безнең илләрнең югары уку йортлары арасындагы хезмәттәшлекнең флагманы. Ул белем бирү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрнең мөһим мәйданчыгына әйләнде» - дип ассызыклады ул.
Кытай делегациясе җитәкчесе сүзләренчә, форум сигез ел гамәлдә булу дәверендә мөһим килешүләр төзелгән һәм берничә масштаблы проект гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз