Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Идел буенда илкүләм иминлекне тәэмин итү буенча киңәшмәдә катнашты
Бүген Ульяновскида Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев Идел буенда илкүләм иминлекне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, шулай ук Идел буе федераль округы составына керүче төбәкләр башлыклары катнашты.
Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәдә төп игътибар Россия җәмгыятенә тышкы деструктив мәгълүмати һәм идеологик йогынтыга каршы тору, тарихи хәтерне һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау проблемаларына, шулай ук мәгълүмати киңлектә Россия суверенитетын ныгытуга юнәлтелгән.
Комаров ассызыклаганча, бу мәсьәләнең актуальлеге хәзер Идел буе федераль округы өчен генә түгел, ә бөтен ил өчен дә ачык. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция фонында җитди социаль, сәяси һәм коммуникацион үзгәртеп корулар бара.
«Мәгълүмати-пропаганда кырында Россиягә каршы безнең дошманнарның барлык көчләре һәм чаралары җәлеп ителгән», – дип белдерде ул.
Ульяновск өлкәсе башлыгы Алексей Русских төбәктә балаларның мәгълүмати куркынычсызлыгы үзәге уңышлы эшләвен сөйләде. Аның сүзләренчә, үзәк хезмәткәрләре «законсыз контент»ны ачыклау белән шөгыльләнәләр.
Киңәшмәдә катнашучылар терроризм һәм экстремизм пропагандасын туктату буенча чаралар тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, фәнни һәм социаль проектларга ярдәм итү программаларын эшләү планлаштырыла, алар «Көнбатыш илләренең иҗтимагый аң белән манипуляцияләү омтылышларын туктатырга» мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз