Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рөстәм Миңнеханов Идел буе спорт һәм туризм университеты объектларында булды
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының Спорт медицинасы үзәгендә булды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ректор Рафис Борһанов озатып йөрүе барышында Рөстәм Миңнеханов югары уку йортының кайбер объектларын реконструкцияләү нәтиҗәләре белән танышты.
Рафис Борһанов күптән түгел төзекләндерелгән «Регата» кунакханәсе эше турында сөйләде. Ул Ишкәкле спорт төрләре үзәге базасында урнашкан. Кунакханә дәрәҗәсе 3 йолдызга кадәр күтәрелде, бу күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатын сизелерлек яхшырта. 2022 елда ремонтка 100 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка университет эшенең төп күрсәткечләрен күрсәттеләр. Ректор студентлар саны ел саен арта баруын, шулай ук программалар саны күбәюен (бүгенге көндә аларның саны – 46) сөйләде. Яңа юнәлешләр, мәсәлән, «Мәгълүмат системалары һәм технологияләре», шулай ук физкультура һәм спорт, кунак кабул итү өлкәсендә урта һөнәри белем бирү программалары ачылган.
2022 елда университет Forbes версиясе буенча илнең иң яхшы югары уку йортлары рейтингына керде, беренче йөзлеккә эләкте. Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортларының нәтиҗәлелеген мониторинглау рейтингында спорт югары уку йортлары арасында 13нче урыннан 1нче баскычка күтәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз