news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Идел буе округы төбәкләре җитәкчеләре арасында кабат медиалидер булып танылды

Миңнеханов Идел буе округы төбәкләре җитәкчеләре арасында кабат медиалидер булып танылды
Фото: «Татар-информ»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның июне йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары арасында иң еш телгә алынган җитәкче булып танылды. «Медиалогия» мәгълүматлары буенча, ул 157 474,2 МедиаИндексы һәм массакүләм мәгълүмат чараларында 26 098 тапкыр телгә алыну белән беренче урынны яулаган.

Ай дәвамында Миңнеханов катнашкан төп вакыйгаларга килгәндә, Петербург халыкара икътисад форумында (ПМЭФ) ул Севастополь губернаторы Михаил Развожаев белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады, Сербия Республикасы президенты Милорад Додик белән очрашты һәм Бөгелмәдә яңа «Кайгырту» тернәкләндерү үзәге ачу турында Россия Социаль фонды белән килешү төзеде.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов социаль-мәдәни өлкәдә дә актив катнашкан, Казанда узган «Татарстан – Мордовия» төбәкара форумында «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучыларының сорауларына җавап бирде, республика башкаласының тарихи үзәгендә реконструкцияләр барышын тикшерде һәм Якутиядә Федераль Сабантуйда катнашты.

Медиарейтингта икенче урынны Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев (МедиаИндексы — 82 258,5), өченче урынны —Башкортостан башлыны Радий Хабиров (75 620,0) алган.

«Медиалогия» эшләгән МедиаИндекс массакүләм мәгълүмат чараларында телгә алыну ешлыгын гына түгел, ә мәгълүмат кырының сыйфат параметрларын: чыганакларның абруен, телгә алынуларның характерын, персонаның язмалардагы ролен дә чагылдыра.

Мәгълүматлар 2025 елның 1 июленә исәпләнгән һәм 2025 елның июнендә булган язмаларны колачлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot