news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады

Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көнне бәйрәм итү уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле республикабыз кунаклары!

Кадерле ватандашлар!

Сезне олы тарихи бәйрәм – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан ихлас котлыйм.

Алмыш илтәбәр җитәкчелегендәге борынгы бабаларыбыз 922 елда бай тарихлы Болгар җирендә мәртәбәле кунаклар – Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге катнашкан зур җыенда исламны дәүләт дине буларак кабул иткәнгә унбер гасыр узган. Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләребергә үрелгән күпмилләтле Россия цивилизациясенә бәрәкәтле йогынты ясаган бу мөһим вакыйга гаять киң Идел-Урал төбәгенең киләчәктәге үсеш юлларын билгеләде.

Аллаһ Тәгаләдән үзенең пәйгамбәре Мөхәммәд (с.г.в.) аша иңдерелгән мөкаддәс ислам дине мөселман дөньясының төньяк чикләрендә ныгып урнашты, татар халкының теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, көндәлек тормышына тирәнтен үтеп керде. Раббыга чиксез рәхмәт хисләре тулы йөрәкләрендә динебезнең нурын гасырлар һәм чорлар аша саклап килгән изге ата-бабаларыбыз туган җиргә ихлас мәхәббәтне, какшамас дини-әхлакый хәзинәләрне, рухи һәм матди мәдәниятебезнең иң күркәм үрнәкләрен безгә мирас итеп калдырды.

Без ​бүгенге ​көндә ​рухыбызны​ ныгытырга, тарихи гаделлекне кайтарырга, ​ ​төрле ​милләт ​һәм дин вәкилләренең ​дус-тату ​яшәү кагыйдәләренә, ​иҗади алгарыш, үзара​ аңлашу ​һәм ​шәфкатьлелек идеалларына нигезләнеп яшәргә омтылабыз. Торгызылган Борынгы Болгарда һәм Татарстанның күпсанлы мәчетләрендә элеккеге заманнарда кебек үк моңлы азан яңгырый, Болгар ислам академиясендә, Россия ислам институтында, мәдрәсәләрдә мөселман дин гыйлеменең үсеше күзәтелә.

Шунысы куанычлы: Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның һәм мөселманнарның үзәкләштерелгән дини оешмаларының ярдәме нәтиҗәсендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Бу уңайдан бөтен Россия һәм республика күләмендә бик күп чаралар, фәнни һәм мәдәни форумнар уздыру, мәшһүр дин галимнәренең хезмәтләрен бастырып чыгару, ислам белән бәйле хуҗалык даирәсен киңәйтү һәм башка шундый эшләр каралган. «KazanSummit» халыкара икътисади саммиты, «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең пленар утырышы, Татар дин әһелләренең«Милли үзенчәлек һәм дин» XII бөтенроссия форумы, «Изге Болгар җыены» һәм Казандагы Җамигъ мәчетенең беренче нигез ташын салу тантаналары иң күренекле вакыйгалар булачак.

Болар һәммәсе дә – дини һәм рухи яңарышның, буыннар арасындагы мәдәни-тарихи, милләтара һәм динара бәйләнешләр ныгуының, дини оешмалар белән дәүләт арасында урнашкан нәтиҗәле хезмәттәшлекнең ачык дәлиле. Бәйрәм көннәрендә һәркем динебез тарихының башлангыч чоры белән якыннан танышу, узган дәверләрдә халыклар язмышында борылыш китереп чыгарган вакыйгалар белән бәйләнешен тою мөмкинлегенә ия булачак.

Кадерле дуслар, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын күтәренке рух белән бәйрәм итүегезне телим. Аллаһ Тәгалә һәрберебезгә бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек насыйп итсен, үзебезне һәм күпмилләтле Ватаныбызны рәхим-шәфкатеннән ташламасын!» – диелгән котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100