Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Һиндстан компаниясе башлыгы белән хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Enso Group компанияләр төркеменә нигез салучы һәм аның рәисе Винай Малу белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Шуңа бәйле рәвештә, ул республиканың Һиндстан белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе туплануын, шулай ук хезмәттәшлек өчен билгеле бер шартнамә-хокукый база – ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы белән Һиндстан Сәнәгатьчеләре конфедерациясе арасында килешүләр барлыгын искәртте.
Моннан тыш, Татарстан Рәисе соңгы 15 елда Һиндстанда күп тапкырлар булуын билгеләп үтте. Ул Винай Малуны «TIME: Татарстан – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» беренче халыкара эшлекле форумында (аны агымдагы елның октябрендә уздыру күздә тотыла) катнашырга чакырды.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп үткәнчә, Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы эше дустанә элемтәләрне үстерүдә мөһим ярдәм булачак.
Яклар Enso Group белән элемтәләрне алга таба үстерү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Төркемнең Россиянең кайбер компанияләре һәм оешмалары, аерым алганда, Россия туры инвестицияләр фонды белән партнерлык мөнәсәбәтләре булуы билгеләп үтелде.
Винай Малу Татарстанга эш сәфәре белән килде. Аның ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы (һ.б.) җитәкчелеге белән очрашулары узды.
Enso Group нефть һәм газ, тау сәнәгате, яңартыла торган энергия чыганаклары, күчемсез милек кебек секторларда эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз