news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Һиндстан бизнесына TIME форумында катнашырга тәкъдим итте

Миңнеханов Һиндстан бизнесына TIME форумында катнашырга тәкъдим итте
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Мадхья-Прадеш штатының Баш министры Мохан Ядав белән очрашты. Алар Татарстан һәм Һиндстан арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Мадхья-Прадеш Һиндстанның үзәк өлешендә урнашкан һәм мәйданы буенча илнең штатлары арасында икенче урында тора. Регион Һиндстанның иң зур сәнәгать һәм инженерлык үзәкләренең берсе булып тора. Биредә автомобиль сәнәгате, автомобиль компонентлары җитештерү, фармацевтика, машина төзелеше һәм энергетика үсеш алган.

«Россия һәм Һиндстан арасындагы мөнәсәбәтләр аеруча өстенлекле стратегик партнерлык характерында. Безнең илләр күпчелек глобаль һәм төбәк проблемалары буенча якын позициядә тора», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе шулай ук республика икътисады һәм аның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Очрашу азагында ул Һиндстанның эшлекле даирә вәкилләрен октябрьдә булачак «TIME:Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» форумына чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot