news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов һава киңлеген күзәтү чараларын көчәйтергә кушты

Миңнеханов һава киңлеген күзәтү чараларын көчәйтергә кушты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Төбәктә пилотсыз очкычлар инфраструктура объектларына һөҗүм итү куркынычы югары булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә һава киңлекләрен күзәтү чараларын көчәйтергә кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, күк йөзен күзәтүгә җирлек башлыкларын һәм җирле үзидарә хезмәткәрләрен, социаль учреждениеләрнең, икътисад объектларының, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының җаваплы дежур һәм төнге сакчыларын җәлеп итәргә кирәк.

Пилотсыз очкыч тавышын ишеткән очракта, күзәтүчеләр бу хакта оператив рәвештә «112» номерына хәбәр итәргә, БПЛАның кайсы урында күренгәнен һәм аның кайсы юнәлештә очуын әйтергә тиеш.

Киңәшмә төбәкнең барлык муниципаль районнары белән видео-конференц-элемтә режимында узды.

Кичә, 5 декабрьдә, Татарстанда чираттагы тапкыр пилотсыз очкыч һөҗүме куркыныы режимы кертелде. Ул сигез сәгатькә якын гамәлдә булды. РФ Саклану министрлыгы Республикада Украина дронын бәреп төшерү турында соңгы тапкыр 30 ноябрьдә хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot